16+

Ковид йоктыручылар арта: авырлы хатын-кызлар буенча вәзгыять аеруча катлаулы

Соңгы ике атна эчендә Чаллы шәһәрендә коронавирус йоктырган авырлы хатын-кызлар саны арткан. 

Соңгы ике атна эчендә Чаллы шәһәрендә коронавирус йоктырган авырлы хатын-кызлар саны арткан. 

Бүгенге көндә Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә 6 авырлы хатын-кыз ковидтан дәвалана. “Авырлы хатыннар буенча вәзгыять бик катлаулы, чөнки ковид анага да, балага да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Авырлы хатын-кызларга бездә аерым игътибар”, - ди хастаханәнең баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова.

Аның сүзләренчә, коронавирус йоктырып мөрәҗәгать итүчеләр саны соңгы арада 2 тапкырга арткан. “Берәр ай элек тәүлегенә 60 кеше килсә, хәзер көн саен 120 кеше мөрәҗәгать итә. Кайберләрен хастаханәгә салабыз. Бүгенге көндә бездә 17 бала ковидтан дәвалана. Нигездә бу 3 яшькә кадәрге балалар”, - ди табиб. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading