Татарстаннның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итүенчә, республикада яшәүче 80 проценттан артык кеше прививка ясаткан.
"Гомуми халык саныннан хәзерге вакытта татарстанлыларның 80,31 проценты вакцинацияләнгән. Прививканың беренче компонентын 2 446 602 кеше кадаткан, икенчесен - 1 907 542 кеше. 60 яшьтән өлкәнрәк затлар арасында вакцина кадатучылар өлеше 73%ын тәшкил итә", - диде спикер.
Прививканың ике компонентын да кадатканнан соң ярты ел узгач, ревакция узарга кирәклегенә басым ясады Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков. Әйтик, узган елның 1 августына вакцинаның ике компонентын да 620 445 кеше кадаткан.
— Бүгенгә безнең мәгьлүматларга караганда, 390 945 кеше ревакцинация үтәргә тиешле, - диде республика сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, соңгы атналар дәвамында Татарстанда коллектив иммунитет дәрәҗәсе кими. Әйтик, 28 гыйнварга ул 58,8% тәшкил иткән булса, 11 февральгә 56,6% ка кадәр төшкән. Биредә һичшиксез кабат ревакцинация үтмәүчеләр мәсьәләсе килеп баса.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар