16+

Күп балалы гаиләләр салым түләмәячәк

Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә Дума элек кабул иткән "Физик затлар милкенә салым" турындагы карарга үзгәрешләр кертелде.

Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә Дума элек кабул иткән "Физик затлар милкенә салым" турындагы карарга үзгәрешләр кертелде.

Аның нигезендә 18 яшькәчә 3 яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр физик затларга каралган салым түләүдән азат ителә. Салым ташламасы гаиләгә салым түләүче сайлавы буенча салым салуның һәр төренең бер объектына карата бирелә: шәхси торак яки фатир, гараж яки машина кую урыны.

Салым ташламасы алуга хокуклы затларга Казан шәһәре территориясендә даими яшәү урыны буенча урнашкан салым органына гариза һәм тиешле документларны тапшырырга кирәк. Әлеге карар 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading