16+

Күп тә түгел кебек. Җыя башласаң, җыела

Төрле районнарда иң иң начар саналган юллар яңартылуын истә тотсаң, саннар да, чакрымнар да шактый җыела.

Күп тә түгел кебек. Җыя башласаң, җыела

Төрле районнарда иң иң начар саналган юллар яңартылуын истә тотсаң, саннар да, чакрымнар да шактый җыела.

Республикада илкүләм «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында әле бер районда, әле икенчесендә юллар төзекләндерелү турында хәбәрләр килә тора. Бер караганда, тегки яки бу райондагы әлеге төзекләндерелгән юл араларын карыйсың да, аның әллә ни озын булмавына игътибар итәсең. Ә бит төрле районнарда иң мөшкел участокларны яңартуны истә тотсаң, саннар да, чакрымнар да шактый җыела.

Әле шушы көннәрдә генә “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты кысаларында Аксубай районында территориясендә Чистай – Аксубай – Нурлат маршруты буенча бер участок яңартылуы турында хәбәр иттек. Инде менә тагын бер хәбәр. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кукмара районында да шул ук проект нигезендә төбәк әһәмиятендәге Ошторма – Юмья – Яңа Комар автомобиль юлының 0 км дан 3,26 км га кадәр участогы төзекләндерелгән.

Юл 7 м киңлектәге 4 техник категория нормативы буенча проектланган. Ремонт барышында 23 130 кв. м гомуми мәйданда ЩМА-10 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылган. Биредә шулай ук юл тамгалары төшерелгән, 3 яңа юл билгесе һәм 53 сигнал баганалары урнаштырылган.

Юл республика үсеше өчен мөһим әһәмияткә ия һәм ике муниципаль районны - Кукмара һәм Саба районнарын бәйли. Аның буенча Казаннан һәм Нократ Аланыннан төп транзит уза.

Гомумән алганда, әлеге илкүләм проект кысаларында быел Татарстанда 77 участокта 108.3 чакрым араны тәшкил иткән төбәк юллары төзекләндереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading