16+

Күпфатирлы йортларда хостеллар урнаштыруны тыялар

Россия Президенты Владимир Путин күпфатирлы йортларда хостеллар урнаштыруны тыю турындагы законны имзалады.

Россия Президенты Владимир Путин күпфатирлы йортларда хостеллар урнаштыруны тыю турындагы законны имзалады.

Әлеге закон Федераль Җыенның югары һәм түбән палаталарында кызу бәхәсләр уяткан иде. Ул торак биналарын кунакханә яки кешеләрне башка төрле вакытлы урнаштыру чарасы сыйфатында кулланудан тыя. Закон торак бинаны торак булмаган бина статусына күчергән очракта, бина анда тиешле җиһазлар (номерларда тавыш изоляциясе системасы, янгын куркынычсызлыгы чаралары, сак сигнализациясе, акча һәм кыйммәтле әйберләр саклау өчен сейфлар, номерларны җыештыру һәм санитар чистарту өчен чаралар) урнаштыргач кына кунакханә хезмәтләре күрсәтә алачак. Закон 2019 елның 1 октябреннән үз көченә керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading