16+

Күпкатлы йортны шартлаудан коткарган

Ярославль кешесе газ чыгып торуы хакында белгән һәм фаҗигане булдырмый калган

Ярославль кешесе газ чыгып торуы хакында белгән һәм фаҗигане булдырмый калган

21 яшьлек Станислав Мавренков подъездга култык таяклы кешенең кереп китүен  һәм бераздан соң аны аннан чыгарып җибәрүләрен күреп алган. Урамга чыккач, Станислав әлеге кешенең карда ятуын күрә. Булышырга теләп янына баргач, тегесе егеткә: “Ярдәм итәсең килсә, бар, йөгер, кешеләрне коткар! Мин өйдә газны ачтым”, дип, аңа фатир ачкычларын ыргыта.
Әлеге ир-аттан өй белән фатирның номерын сорашып, Станислав дусты белән шунда йөгерә. Бу вакытта өй янында газ хезмәте эшчеләре була, алар газ чыккан урынны таба алмый. Егетләр фатирны ачып кергәч, кухня тәрәзәсенә одеял эленгәнен, газ конфоркаларының ачык булуын күрәләр. “Берәрсе балконга тәмәке тартырга чыкса, бөтенесе күккә очачак иде” дип сөйли Мавренков. Дусты коммуналь хезмәтләрне чакырырга йөгерә, ә ул конфоркаларны ябып, тәрәзәне ача. Шул арада газчылар да килеп җитә. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading