16+

КПРФ ярдәм итәргә әзер

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов белән очрашты.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, соңгы ун елда Татарстан үзенең икътисади потенциалын саклап калды һәм аны шактый арттырды. Очрашу барышында безнең республикадагы авиация сәнәгате уңышлары, шулай ук нефть химиясе тармагы эшчәнлегенә дә басым ясалды. 30 май көнне Татарстан парламентаризмының 25 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үткәреләчәге дә хәбәр ителде.

Геннадий Зюганов үз чиратында, КПРФ фракциясе хакында сөйләде һәм Татарстанга ярдәм итәргә әзерлеген белдерде: "Бездә төбәкләр белән эшләү буенча гадел һәм ихлас алымнар: безне сезнең нинди партиягә караган булу кызыксындырмый. Әгәр сез эшчеләр тормышын яхшырак итәчәк тәкъдим кертәсез икән, без бөтен яктан ярдәм күрсәтәчәкбез", - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading