16+

Кравцов: Мәктәпләрне гомуми дистантка күчерү буенча планнар юк

Барлык мәктәпләр диярлек - 90 проценттан артыгы - 8 ноябрьдән традицион режимда эшлиләр.

Барлык мәктәпләр диярлек - 90 проценттан артыгы - 8 ноябрьдән традицион режимда эшлиләр.

Бу хакта чәршәмбе көнне президент киңәшмәсендә мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
- Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнар юк, бу вакытлы чара, - дип ассызыклады Кравцов. - Хәзер дистанцион технологияләр 5-11 сыйныфларда мәктәпләрнең 6 процентында кулланыла. Аерым алганда, бу Свердловск, Чиләбе, Иваново өлкәләрендәге мәктәпләр. Анда без үзебезнең программалы тәэмин ителешне - "Сферум" белем бирү платформасын  актив кулланабыз, әмма киләсе атнадан гадәти режимга кайтырга планлаштырабыз.

Министр сүзләренчә, күп кенә мәктәпләрдә эшләми торган көннәр көзге каникулларга туры килгән, шуңа күрә агымдагы вәзгыять белем бирү сыйфатына йогынты ясамаган.
- Эшләми торган көннәр озынайтылган төбәкләрдә тагын 4 процент мәктәпләрдә укучылар шулай ук каникулларда. Мондый вәзгыять, мәсәлән, Томск өлкәсендә күзәтелә, - диде Кравцов. -Әмма киләсе атнадан мәктәпләрдә дәресләр башланачак.
10 ноябрь иртәсендә 18 мәктәп кенә тулысынча карантинга ябылган. Бу Россиядә мәктәпләрнең гомуми санының 0,04 проценты дигән сүз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading