16+

Кремль Путинның "Үлемсез полк"та катнашуы турындагы сорауга җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин быел "Үлемсез полк" акциясендә катнашачагы турында әлегә берни дә әйтмәде.

Россия Президенты Владимир Путин быел "Үлемсез полк" акциясендә катнашачагы турында әлегә берни дә әйтмәде.

Кремль вәкиле Дмитрий Песков шулай дип җавап биргән, дип яза ТАСС. Дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе, бу уңайдан берни дә әйтә алмыйм, дип өстәде, чөнки акциянең офлайн-форматы турында пәнҗешәмбе көнне, 14 апрельдә генә игълан ителде.

Элегрәк билгеле булганча, 2022 елда "Үлемсез полк" акциясен оештыручылар аны Россия шәһәрләренең үзәк урамнары буйлап традицион йөреш рәвешендә үткәрергә карар кылды.

Узган елда "Үлемсез полк" акциясе, илдә гамәлдә булган эпидемиологик чикләүләр аркасында, интернетта гына узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading