16+

Кремль яр буенда яңа интерактив мәйданчык барлыкка килә

Яңа ел алдыннан бизәлгән Кремль яр буе казанлылар һәм башкала кунакларының күңеленә хуш килде. Бәйрәм каникулында гына да анда 200 мең кеше булган.

Яңа ел алдыннан бизәлгән Кремль яр буе казанлылар һәм башкала кунакларының күңеленә хуш килде. Бәйрәм каникулында гына да анда 200 мең кеше булган.

"Әкият шәһәре"нә әле дә халык күпләп йөри. Аларны бигрәк тә Европада тиңе булмаган шугалак кызыксындыра. "Әкият шәһәре"н күрми калганнарга ашыгырга кирәк, чөнки ул 1 февральгә кадәр генә эшли.

31 гыйнварда сәгать 16.00дә анда Кыш бабай белән саубуллашу була. Бәйрәм программасы кысаларында Италия паровозында, Амфибия судносында йөрү, тюбингта шуу, концерт, конкурслар, интерактивлар оештыру, сюрпризлар һәм бүләкләр каралган. Ул көнне "Әкият шәһәре" территориясенә керү бушлай булачак. Мәйданчык сәгать 12:00дән 22:00гә кадәр эшләячәк.

«Казань» җитештерү-төзелеш берләшмәсеннән хәбәр итүләренчә, Кремль яр буенда тиздән яңа программа тәкъдим итәчәкләр. Аның әлегә "Алтын ачкыч" әкияте тематикасы буенча булачагын гына әйтәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading