16+

Кремльдә армиядә хезмәт итү вакытын 2 елга кадәр арттыру турында сүз алып барылмый

Армиядә хәрби хезмәтнең ике елга кадәр артуы хәрбиләрне сыйфатлы итеп әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде Кырым төбәгеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет.

Армиядә хәрби хезмәтнең ике елга кадәр артуы хәрбиләрне сыйфатлы итеп әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде Кырым төбәгеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков исә Кремльдә армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттыру турында сүз алып барылмавын әйтте.

3 ноябрьдә үткәрелгән брифинг барышында ул армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттыру буенча Кремльнең позициясе булмавын хәбәр итте. 

Дмитрий Песков ассызыклаганча, хезмәт итү вакыты турындагы карарны теләсә кайсы очракта Россия Оборона министрлыгы кабул итәчәк.

— Барысы да нәкъ менә Оборона министрлыгы позициясеннән, алар биргән тәкъдимнәрдән тора, - ди Дмитрий Песков. - Оборона министрлыгыннан без бу җәһәттән ниндидер белдерүләр ишетмәдек.

Парламентарийларның хезмәт итү вакытын арттыруга кагылышлы бәхәсләр алып баруы турында Кремльдә беләләр. Ләкин моңа бәйле бәхәсләр аларга кагылмый, дип белдерде Песков. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading