16+

Кремльдә Путинның Зеленский белән очрашуы турындагы сорауга җавап бирделәр

Россия һәм Украина президентлары Владимир Путин һәм Владимир Зеленскийның очрашуы буенча сөйләшүләр бара, мөмкин булган темалар җыелмасы бар, әмма процесс җиңел түгел, дип белдерде Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

"Чыннан да, сөйләшүләр алып барыла, безнең яктан коллегам Козак (Дмитрий, РФ президенты администрациясе башлыгы урынбасары) аларда катнаша. Чыннан да, фикер алышуга мөмкин булган темаларның билгеле бер караламалары бар, процесс җиңел бармый", - диде Песков журналистларга.
Песков "көн тәртибендәге ниндидер пунктларны атаудан" тыелып калды. 
Песков шулай ук президентларның сөйләшүләрен уздыруның бернинди сроклары да юк, дип өстәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading