16+

Кремльдә төбәкләрне берләштерү мөмкинлеген кире какмыйлар

РФ хакимияте Россиянең кайбер төбәкләрен берләштерү ихтималын кире какмый.

РФ хакимияте Россиянең кайбер төбәкләрен берләштерү ихтималын кире какмый.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Кремль вәкиле ачыклык керткәнчә, мондый инициатива халыктан чыгарга тиеш һәм өстән бәйләнгән булырга тиеш түгел.
"Ил төбәкләренең мөмкин булган берләшүен кире какмыйлар. Ләкин бу өстән кушылырга тиеш түгел", - диде Песков.
Элегрәк вице-премьер Марат Хөснуллин теге яки бу төбәкләрне кушу мөмкинлеген фаразлаган иде. Аның фикеренчә, территориаль-административ бүленеш түгел, ә агломерацияләр кысаларында Россиянең үсеш юлы дөрес булып тора, дип хәбәр итә ТАСС.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading