16+

Әкрен йөрсәң юл тузмый?

Россия юл-фәнни-тикшеренү институты белгечләре кыш көне шиплы резиналы автомобильләрнең хәрәкәт тизлеген киметергә тәкъдим иттеләр, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «РИА Новос­ти»га сылтама белән.

Әлеге тәкүдим белән чыгучылар фикеренчә, шул рәвешле юлларны ремонтлау чыгымнарын киметергә мөмкин икән.
«Сәгатенә 70-80 чакрым тизлек белән йөргәндә, юллар тузуы сизелерлек арта. Әгәр без тизлекне чиклибез икән, бу юл катламының тузуын киметүгә генә түгел, ә хәрәкәт иминлеген арттыруга да китерәчәк», – дигән «Автомобиль юллары, аэродромнар, нигезләр һәм фундаментлар» кафедрасы башлыгы Николай Лушников.
Лушников әле өстәмә тикшеренүләр таләп ителүен, әмма мондый проектлар чит илләрдә уңышлы гамәлгә ашырылуын искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading