16+

Кресло булмаса – 3 мең сум штраф

30 июльгә кадәр Татарстанда юл һәлакәтләрен кисәтү максатында “Бала – төп пассажир” акциясе уза.

30 июльгә кадәр Татарстанда юл һәлакәтләрен кисәтү максатында “Бала – төп пассажир” акциясе уза.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре һәрчак игътибар үзәгендә. Быел балалар катнашында 84 һәлакәт теркәлгән. Бу барлык юл һәлакәтләренең 51,5 процентын тәшкил итә.
Анда 4 бала һәлак булган, 95е төрле тән җәрәхәтләре алган. Балаларны махсус креслода йөртмәү очраклары да бар. Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: юлда йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты буенча җиңел машинада балаларның буена, авырлыгына туры килгән куркынычсызлык җайланмалары булырга тиеш. Аннан башка 12 яшь тулганчы баланы алгы урындыкка, 7 яшь тулганчы арткы урындыкка утыртырга ярамый. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу өлкәдә кисәтү эшләре алып бара. Былтыр тәртип бозган 6 меңгә якын машина йөртүчене тоткарлаганнар. Баланы машинада креслосыз йөрткән өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading