16+

"Күрәм, тормышыңда нәрсәдер булган..."

Чистайда яшәүче хатын, күрәзәче битлеге артына яшеренеп, дусларыннан акчага алган. Аңа тылсымлы шарга да карарга кирәкмәгән, ул бит дус кызлары турында болай да яхшы белә.

Чистайда яшәүче хатын, күрәзәче битлеге артына яшеренеп, дусларыннан акчага алган. Аңа тылсымлы шарга да карарга кирәкмәгән, ул бит дус кызлары турында болай да яхшы белә.

Беркөнне Чистайда өч дус очрашкан. Хатын-кызлар соңгы яңалыклар һәм проблемалары белән уртаклашкан. Һәм шунда аларның берсе, мин бер яхшы күрәзәчене беләм, ул миңа бик ярдәм итте, дигән. Дуслары аны шунда ук сораулар белән күмеп ташлагач, аларга “күрәзәченең” социаль челтәрдәге аккаунтына сылтама биргән. Шуннан “күрәзәче” белән языша да аша башлаганнар. Билгеле, берничә ай дәвамында хатын-кызларга “күрәзәчегә” аның хезмәте өчен түләгән. Берсе – 40 700 сум, икенчесе – 14 300 сум күчергән.
Әмма ниндидер мизгелдә дус кызлары “күрәзәчедән” шикләнә башлаганнар һәм полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Хокук сакчылары әлеге иң “көчле” багучының эзенә тиз чыкканнар. Ул зыян күргән хатын-кызларның дуслары булып чыккан. Ул кем булуын дусларыннан яшереп, үзен күрәзәче итеп таныштырып, алардан акча алып яткан. Дус кызларының тормышларында нәрсәләр булганын белгәнгә, хатын, бер дә ялгышмыйча, «Күрәм, синдә ниләр булганын» дип, барысын да сөйли торган була. 
Әлеге факт буенча аңа карата "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза “Комсомольская правда”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading