16+

Кроссовкиларны сагыздан эшли башлаганнар

Амстердамда кроссовкиларның табан астын сагыздан эшли башлаганнар.

Кроссовкиларны сагыздан эшли башлаганнар

Амстердамда кроссовкиларның табан астын сагыздан эшли башлаганнар.

Аяк киемен шәһәр урамнарындагы чүп-чарны җыеп теккәннәр. Шул рәвешле Iamsterdam компаниясе шәһәр халкының игътибарын экологияне саклау мәсьәләләренә җәлеп итмәкче булган. Активистлар сагызларны Амстердам урамнарыннан җыйган һәм Explicit компаниясенә тапшырган, дип яза Лайф.ру.

Прессланган сагызлардан алар кроссовкиның табан астын эшләгән. Гадәти булмаган аяк киеме тиздән сатуга чыгагач, әлегә аның бәясен әйтмиләр. Статистика буенча, Амстердам урамнарыннан елына 1,5 млн кг сагыз җыела. Тәмәке төпчекләреннән кала иң күп җыела торган чүп бу. Экологлар әйтүенчә, сагыз уртача 20-25 елдан соң гына таралып бетә.

Фото: topspb.tv

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading