16+

Көрәш башланды. Тәкәсе кемгә булыр?

Беренче лигада бу сезонда 18 команда уйный.

Беренче лигада бу сезонда 18 команда уйный.

17 июльдә “Рубин” футболчылары яңа сезонны башлады: Беренче лигада тәүге матчын уздырды – Казанда Мәскәүнең “Родина” командасын отты (2:0). Ике голны да Гана футболчысы  Джоэль Фамейе кертте.

Шунысы кызык: “Рубин” Беренче лигага 2002 елдан соң кабат әйләнеп кайтса, “Родина” да монда тәүге сезонын уздыра – Мәскәү клубы узган сезонда ФНЛ-2дә үз төркеменең җиңүче булган иде.

Игътибарга лаеклы тагын бер факт: “Родина”ның тренерлар штабында “Спартак” командасының элеккеге футболчылары – Дмитрий Парфенов (баш тренер), Александр Павленко, Юрий Ковтун, Владимир Бесчастных эшли.

Беренче лигада бу сезонда 18 команда уйный. Алар арасында Татарстаннан “КАМАЗ” белән “Нефтехимик” та бар. Турыдан-туры премьер-лигага әйләнеп кайту өчен 1-2нче урыннан түбән төшмәскә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading