16+

Көрәш дөньясында тагын бер зур трансфер

Беркем дә бу күчешне көтмәгән иде...

Беркем дә бу күчешне көтмәгән иде...

Яңа көрәш сезоны башланырга да өлгермәде, көрәш җәмәгатьчелегендә көтелмәгән дә, көтелгән дә тагын бер күчеш булды.

Сүз Илмир Төхвәтуллин турында бара. Бөтен карьерасын диярлек "Ак Барс" Көрәш сарае командасында уздырган, шул район командасы данын яклаган Илмир Төхвәтуллин да Лаеш районы командасы өчен чыгыш ясаячак. Чыгыш ясаячак кына түгел, хәтта шушы районга күчеп, эшле дә булачак икән Илмир. 

Әле яңа гына "Манзара" премиясе өчен Илмирнең шул ук Лаеш командасы өчен чыгыш ясаучы, шунда ук эшләүче Ранис Галимуллин белән көрәшәчәге турында хәбәр ителгән иде. Ранис Илмир белән беренче тапкыр бил алышачагын искәртте, сөйләшүләр, башкасы булмавы турында да белдерде. Бу вакытта ул, әлбәттә, Илмир белән командадаш булачагын белгәндер. Бәлки белмәгәндер. Шулай да гадел көрәш тбулыр дип өметләнәбез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ильмир SILA

    Мөһим

    loading