16+

Көрәш сезонына нәтиҗәләр ясалды

Чарада узган көрәш сезонына нәтиҗәләр ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде.  

Көрәш сезонына нәтиҗәләр ясалды

Чарада узган көрәш сезонына нәтиҗәләр ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде.  

Теләче стадионында “Теләче” спорт мәктәбе дирекциясе тарафыннан көрәшче балалар һәм яшьләр өчен спорт бәйрәме үткәрелде.

Хөрмәтләү сүзләрен яшь көрәшчеләребезгә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин җиткерде. Алар, “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин белән берлектә узган сезонда район, республика ярышларында җиңү яулаган, призлы урыннарга лаек булган укучыларга “Теләче” спор мәктәбе дирекциясенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Моннан тыш, чарада муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин белән районның яшьләр эшләре спорт бүлеге җитәчесе Зөлфәт Ибраһимов та катнашты һәм яшь көрәшчеләребезгә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Күңелле чараның дәвамы чөй өстәле артында гамьле әңгәмәләр формасында үтте. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе санынна укырга мөмкин.

Чыганак: http://tulachi.ru/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading