16+

Көрәшчеләр остазларын искә алды

Танылган татар көрәшчеләре легендар остазларын искә алып, рухларына дога кылып кайтты. Хәер, татарлар гына түгел.

Танылган татар көрәшчеләре легендар остазларын искә алып, рухларына дога кылып кайтты. Хәер, татарлар гына түгел.

Танылган татар көрәшчеләре легендар остазларын искә алып, рухларына дога кылып кайтты. Хәер, татарлар гына түгел.

Легендар Мәгаз Сәхабетдиновны без татарча көрәш буенча тренер итеп кабул итәргә өйрәнсәк тә, дөреслектә, ул көрәшнең абсолют күпчелек төрләре буенча остаз санала. Мәрхүм тренерның шәкертләре арасында да дистәләгән милләт вәкилләре бар икән. Һәм аны республиканың бөтен төбәгендә дә үз кеше итеп санаганнар.

Шушы көннәрдә бер төркем көрәшчеләр Чистайда Мәгаз Сәхабетдиновның вафатына алты ел узуга багышланган искә алу чараларында катнашкан. Бу хакта безгә Мәгаз абыйның шәкертләреннән берсе, республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы Равил Хәйруллин хәбәр итте. Мәрхүм тренер рухына зиратта да дога кылганнан соң, Чистай мәчетендә Коръән ашы уздырылган. "Кырыклап шәкерте җыелды, Мәгаз абыйны сагынып, хатирәләр белән уртаклашып искә алдык", - ди Р.Хәйруллин.

Чарада Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов та катнашкан. Ул шулай ук заманында М.Сәхабетдинов җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнгән. Соңрак кул көрәштерү белән мавыгып китеп, армспорт буенча Россия, Европа, дөнья чемпионы исеменә лаек булган, халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсенә ия була. Әлбәттә, спортны үз итүче җитәкче. Чистайның яңа төзелгән бер урамына заманында Мәгаз абый белән бергә эшләгән, аның эшен дәвам иткән Әдип Нуруллин исемен бирү дә очраклы түгел димәк. Глава белән очрашуда килгән кунаклар Чистайда Мәгаз Сәхабетдинов урамы да барлыкка килсен иде дигән теләк җиткергән.

whatsapp-image-2019-07-12-at-13-15-03

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading