16+

Күрше республикада ябалак баланы күзсез калдырган

Башкортстанда ерткыч кош һөҗүм иткәннән соң, бала күзен югалткан.

Күрше республикада ябалак баланы күзсез калдырган

Башкортстанда ерткыч кош һөҗүм иткәннән соң, бала күзен югалткан.

Бу хәл шушы көннәрдә Салават районында булган.

"Юрюзань" газетасы хәбәр иткәнчә, Юныс авылыннан берничә бала Тикәй авылы янындагы елгага су коенырга киткән. Өйгә кайтышлый малайларның берсе чирәмдә ябалак баласын күреп ала. Моны күреп алган ана кош сабыен якларга ташлана.

Ябалак баланың күзен чукып ала. Малайны хастаханәгә китергәннәр, ләкин яраланган күзне коткарып кала алмыйлар. Аңа Уфада берничә операция ясаганнар. Белгечләр аңлатканча, баласына куркыныч янаганда - күп кенә ерткыч кошлар кебек үк, ябалак "рәнҗетүчегә" һөҗүм итәргә мөмкин.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading