16+

Күрше төбәктә балалар бакчасында ике бала һәм кече тәрбиячене атып үтергәннәр

Ульяновск янындагы балалар бакчасында коточкыч фаҗига. 

Ульяновск янындагы балалар бакчасында коточкыч фаҗига. 

Ульяновск өлкәсендә Вешкайм бистәсендәге "Рябинка" балалар бакчасында атыш вакытында биш яшьлек малай һәм алты яшьлек кыз, няня һәлак булган. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Телеканал мәгълүматлары буенча, башта җинаятьче кече тәрбиячене яралаган. Шулай ук тәрбияче Ольга Митрофановага, балаларга аткан. Шуннан соң үз-үзенә кул салган.
Учреждениедә каравылчы булмаган, бары тик махсус төймә генә урнаштырылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, тыныч сәгать вакытында, җинаятьче ИЖ-27 мылтыгын тотып балалар бакчасына кергән. Хәзер урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Тикшерү дәвам итә.

Ульяновск балалар бакчасында берничә кеше үлеменә сәбәпче ир психик авыру буларак исәптә торган, дип хәбәр итте РФ кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading