16+

Күршеләр дә бездә теркәлә

“Минем салым” кушымтасында 2019 елның гыйнвар аеннан 53 мең үзмәшгуль теркәлүе, шуларның 48,1 меңе – Татарстанда, калганнары Татарстан белән читтәш төбәкләрдә “прописка”да икәне мәгълүм.

Күршеләр дә бездә теркәлә

“Минем салым” кушымтасында 2019 елның гыйнвар аеннан 53 мең үзмәшгуль теркәлүе, шуларның 48,1 меңе – Татарстанда, калганнары Татарстан белән читтәш төбәкләрдә “прописка”да икәне мәгълүм.

Ульяновск, Уфа, Ижевск һәм Идел буеның башка шәһәрләреннән 5 меңләп үзмәшгуль Татарстанда теркәлү узган. Республикада әлеге система белән эшләүчеләр саны исә 53 меңнән артып киткән.

Билгеле булганча, 2019 елда илебезнең дүрт төбәгендә – Мәскәүдә, Мәскәү янында һәм Калуга өлкәсе белән Татастан Республикасында эксперемент рәвешендә үзмәшгульлек системасы кертелде. Аның нигезендә үзмәшгуль салым түли, әмма Пенсия фондына акча күчерми. Айлык кереме 200 мең сумнан артмаган һәм яллап эшләтүчеләре булмаган эшмәкәр “Минем салым” мобиль кушымтасы ярдәмендә физик затлар белән эшләгәндә – 4 процент, ә юридик затлар белән эш иткәндә 6 процент салым түләргә тиеш була.

2020 елның гыйнварыннан үзмәшгульлек системасы Россиянең тагын 19 төбәгендә таралачак. Ә июль аеннан исә бөтен Россиядә әлеге системаны файдалану күздә тотыла.

“Минем салым” кушымтасында 2019 елның гыйнвар аеннан 53 мең үзмәшгуль теркәлүе, шуларның 48,1 меңе – Татарстанда, калганнары Татарстан белән читтәш төбәкләрдә “прописка”да икәне мәгълүм. Россия буенча караганда, үзмәшгульләр саны 290 меңнән артып киткән.

Республиканың Икътисад министрлыгында хәбәр итүләренчә, яңа салым режимы гадилеге белән үзенә җәлеп итә. Татарстаннан читтә булган үзмәшгульләргә дә система шул яклап кызыклы. Билгеле булганча, үзмәшгульләр хезмәт күрсәтә торган төбәкне елга бер тапкыр гына алыштырырга хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading