16+

Күршесен пычак белән яралаучы тәрәзәдән чыгып кача алмый калган

Росгвардия хезмәткәрләре Чаллыда күршесен пычак белән яралаган җинаятьчене тоткарлады.

Росгвардия хезмәткәрләре Чаллыда күршесен пычак белән яралаган җинаятьчене тоткарлады.

Иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә маршрут юлында булган Чаллы шәһәре буенча Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме ГЭС бистәсендә яраланган ир турында мәгълүмат ала. Килеп ирешкән хәбәрне тикшерү өчен күрсәтелгән адреска килгән хезмәткәрләрне ике бүлмәле фатирда зыян күрүченең тормыш иптәше каршы ала.

Бүлмәләрнең берсендә идәндә зыян күрүче үзе табыла. Хатын-кыз сөйләве буенча, бу торакта алар түләп кенә торалар, икенче бүлмәдә чит ир-ат яшәвен дә әйтә. Талаша башлагач, бу җинаятьне шул кеше башкаруы билгеле була. Зыян күрүченең эченә пычак кадаган да үз бүлмәсенә кереп бикләнгән ул.

Росгвардиячеләр бүлмәгә керә башлагач, 33 яшьлек ир кеше тәрәзәдән чыгып качмакчы була. Хезмәткәрләр аны тоткарлап, полициянең кизү бүлегенә озатты.

Талау, хулиганлык, машинаны куып алып китү, урлашу өчен элек тә хөкемгә тартылганы булган ир-атка карата Җинаять кодексының 111нче «Авыр тән җәрәхәтләре китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading