16+

Күршесенең өен сүтеп... йорты җиткергән!

Карак ерактарак урнашкан йортны сайлый, якындагы күршеләреннән урларга курка.

Карак ерактарак урнашкан йортны сайлый, якындагы күршеләреннән урларга курка.

Курск өлкәсенең Солнцевский районында бер ир-ат йорт ишегалдына корылмалар салырга җыена. Ул хәйләкәр план да уйлап таба. Төзелеш материалларын сатып алуга акча әрәм итми, берничә урам аша гына урнашкан күршенең каралты-курасын акрынлап кына сүтә башлый. Бу вакыйга турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Курск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Өй салучы ир-ат күршесенең командировкага киткәнен белеп ала. Шушы вакыттан файдаланып калу җаен да таба. Ул ике ай дәвамында төн җиткәч төзелеш материаллары ташый башлый. Күршедән урланган әйберләрдән ул үзенең ишегалдына корылма төзеп куя.

Карак ерактарак урнашкан йортны сайлый, якындагы күршеләреннән урларга курка.

Хуҗа кеше командировкадан кайткач, йорт-җирен кемдер сүткәнен күреп ала. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаятьне күреп торган шаһитлар да, эзләр дә табыла. Шуларга карап каракны табалар.

Сораштыру вакытында ачыкланганча, төзелеш материалларын ташыган кешене шаһитлар күрә. Карак аларны «йорт хуҗасына ярдәм итәм», дип алдый.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading