Казанда Җиңү проспектындагы “МЕГА” сәүдә үзәгендә 24 августта 11.00-14.00 сәгатьләрдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.
Бу турыда “татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
- Аз керемле гаиләләргә, шулай ук I һәм II төркем инвалидларга юридик ярдәм закон нигезендә бушлай күрсәтелә. Җиңү көне, Инвалидлар көне, Өлкәннәр көне даталарына туры китереп, барлык категория гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү чаралары да оештырып киләбез. Республика районнарына да чыгабыз, - диде Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасының кайда һәм кайчан буласын министрлыкның 8 (843) 223-02-13 “Кайнар элемтә” телефоны аша белешергә мөмкин.
- Бушлай юридик ярдәм күрсәтү чараларында моңа кадәр чит ил гражданнарының мөрәҗәгать иткәне булмады. Әгәр сорау белән килсәләр, безнең татар, рус һәм инглиз телләрендә җавап бирә ала торган хезмәткәрләребез бар,-диде министр Рөстәм Заһидуллин.
Татарстан республикасының Адвокатлар палатасы рәисе Айнур Әхмәдиев сөйләгәнчә, адвокатлар бушлай юридик ярдәм күрсәтү чараларында һәрвакыт актив катнаша.
-Сәүдә үзәге җитәкчелеге тәкъдимне хуплап кабул итте. Бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы бинаның икенче катындагы “Фкусная бульвар” залында була. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә кыенлык юк, эсколаторлар эшли,-диде “МЕГА” сәүдә үзәге вәкиле Фәридә Хәлиуллина.
Чарада министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре, адвокатлар, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек, пенсия һәм иминият фондлары хезмәткәрләре катнаша. Җинаять һәм административ эшләр, торак, гаилә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйткәнчә, Өлкәннәр көне уңаеннан Казанда “Халыклар дуслыгы” йортында барлык категория гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы үткәрү планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар