16+

Ксения Собчак һәлакәткә очраган. Үлүчеләр бар

Үзенең дә күпсанлы җәрәхәтләр алуы, баш мие селкенүе турында яза.

Үзенең дә күпсанлы җәрәхәтләр алуы, баш мие селкенүе турында яза.

Танылган алып баручы Ксения Собчак утырган машина һәлакәткә очраган. Сочидан Адлерга аэропортка барган чакта ул утырган Мерседес Фольксваген автомобиле белән маңгайга маңгай бәрелешкән. Баштарак икенче машинадагы бер һәлак булучы турында әйтелсә, соңрак ике кешенең үлүе турында хәбәрләр барлыкка килде. Өченче пассажир исә авыр хәлдә хастаханәдә. Әйтүләренә караганда, һәлакәт булгач та, Собчак, үзенең тән сакчылары белән башка машинага утырып, аэропортка юлын дәвам иткән.

Соңрак Ксения телеграм каналында вакыйгага аңлатма биргән. Ул үзенең дә күпсанлы җәрәхәтләр алуы, баш мие селкенүе турында яза. "Мин беркая да очмыйм һәм бармыйм. Мин машинада идем. Машинам да, йөртүчем дә үземнеке түгел. Йөртүчене ашыктырмадым, әлбәттә. Бәрелешкәннән соң, аңымны югалтканмын. Шуннан ярдәмчем башка машинага күчереп утыртты. Миңа Сочига хастаханәгә барырга тәкъдим иттеләр. Ләкин мин улым янына, өйгә кайтырга тели идем. Директорым Кирилл ашыгыч ярдәм машинасын чакырды, ярдәм белән кызыксынды...", дип язган ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading