16+

К.Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова кемгә ярамаган?

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы  Резедә Сәләхова инстаграм битенә икеле-микеле фикер уята торган фото урнаштырган. 

Фотосурәттә ул телен чәч турылата торган утюг белән пешергән кыяфәт чыгарган.
“Туры әйткән – туганына ярамаган!!! Ату телең пеш була!” – дип язып куйган ул рәсем астына. 
“Сез ничек уйлыйсыз, ничек дөресрәк: барысына да төкереп бирергә һәм дәшмәскәме, әллә инде туры бәреп әйтергәме?” дип киңәш тә сораган актриса. 

Инстадуслары Резедәгә төрле киңәш биргән. Кемдер “дәшми калуың яхшырак”, дип язган. Кемдер туры бәреп әйтүне кулайрак күргән. 

Резедәнең ире Артем Пискунов исә: 
“Үзеңә, якыннарыңа кагылмаганда дәшми калып та була ул. Ә башка вакытта дәшми калу үз-үзеңне яндыру була. Бер проблема бар: кемнең якын кеше, ә кемнең юк икәнен генә беләсе кала”, - дип киңәш биргән.

Актрисаның бу язуларын театрда җитәкчелек алмашу белән дә бәйләүчеләр бар.  
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading