16+

Куба, грузин, Мексика биюләрен өйрәнергә телисезме?

Бу елның 11 сентябрендә Казан шәһәрендә «Халыклар дуслыгы казаны» дигән милли кием фестивале узачак.

Бу елның 11 сентябрендә Казан шәһәрендә «Халыклар дуслыгы казаны» дигән милли кием фестивале узачак.

Бу ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде – төбәктә 170 тән артык милләт вәкиле яши. 11 сентябрьдә Казанда, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «Халыклар дуслыгы казаны» дигән зур фестиваль узачак. Фестиваль кунаклары Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныша алачаклар.

12:00 дән 17:00 гә кадәр мәйданда мастер-класслар һәм чыгышлар узачак. Һәркемнең үз кулы белән сувенир ясау, милли костюмнарда фотога төшү, концерт программасын карау мөмкинлеге булачак. Чарада Куба, грузин, Мексика биюләрен өйрәнергә, яисә «Халыклар дуслыгы казаны» флешмобын карарга мөмкин булачак. Чара өчен җирле музыкантлар махсус рәвештә нигезенә татар, рус, мордва, чуваш һәм башка халык көйләре салынган авторлык трегы яздырдылар. Ә җирле биючеләр төрле милли мотивларны берләштерә торган яңа бию әзерләделәр – кунакларны матур, якты тамаша көтә.

Моннан тыш, фестиваль мәйданчыгында Татьяна Черногузованың «Юха» фэшн-фильмы күрсәтеләчәк, ул Berlin fashion Film Festival финалисты булды, шулай ук London fashion Film Festival, Stockholm city Film Festival кебек берничә кинофестивальдә сайлап алуны узды. Фильм татар халык әкиятләре һәм мифлары мотивлары буенча төшерелгән. Фильм күрсәтелеп беткәч теләгән кешеләр проект командасына сораулар бирә алачак.

Тәм-томнардан башка бәйрәм була мени? Тамашачылар өчен милли ризыклар дегустациясе оештырылачак. Казан – Россиянең гастрономия башкаласы, һәм 11 сентябрьдә шәһәр халкы һәм кунаклары яңа сый-нигъмәтләр белән таныша һәм аларны тәмләп карый алачак: мәйданчыкта төрле милли ризыклар куелган стендлар урнаштырылачак.

Барлык кунаклар өчен үзенчәлекле ризык – зур казанда сыер итеннән Казан пылавы әзерләү чараның кульминациясе булачак. Аны бушлай кабып

карарга һәм, теләсәң, рецептын да алырга була – пешекчеләр пылау әзерләү серләре белән бик теләп уртаклашачаклар.

«Халыклар дуслыгы казаны» фестивале Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты тарафыннан җирле мәдәният турында белем дәрәҗәсен арттыру һәм төрле конфессия һәм этнос вәкилләрен берләштерү максатыннан оештырыла.

ҮТКӘРҮ КӨНЕ: 2021 елның 11 сентябре.

НЬЮСМЕЙКЕРЛАР: Санникова Дарья Александровна, «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе директоры.

ЭЛЕМТӘ: Вәлиева Динә Фоат кызы, «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесенең туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы, 8-950-320-54-55.

Сәлманова Гүзәл Әсгать кызы, «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе директоры урынбасары вазифаларын башкаручы, 8-960-088-76-33.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading