16+

Кукмара итекләре Парижга барып җиткән

Быел 23 майда Татарстан делегациясе татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашу өчен Франция башкаласы Парижга барды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты. Җирле массакүләм матбугат чараларында бу бәйрәм кызыксыну уятты. Париж татарстанлыларны аяз һава торышы, яшел үсемлекләр һәм чәчәкләр белән каршы алды. Миңа тарихи әһәмияткә ия бу чарада Татарстан халыкларының милли...

Кукмара итекләре Парижга барып җиткән

Быел 23 майда Татарстан делегациясе татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашу өчен Франция башкаласы Парижга барды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты. Җирле массакүләм матбугат чараларында бу бәйрәм кызыксыну уятты. Париж татарстанлыларны аяз һава торышы, яшел үсемлекләр һәм чәчәкләр белән каршы алды. Миңа тарихи әһәмияткә ия бу чарада Татарстан халыкларының милли...

Быел 23 майда Татарстан делегациясе татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашу өчен Франция башкаласы Парижга барды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Җирле массакүләм матбугат чараларында бу бәйрәм кызыксыну уятты. Париж татарстанлыларны аяз һава торышы, яшел үсемлекләр һәм чәчәкләр белән каршы алды. Миңа тарихи әһәмияткә ия бу чарада Татарстан халыкларының милли һәм сәнгати һөнәрләре һәм кәсепләре Палатасы составында Кукмара киез итек-киез комбинаты һәм аның продукциясе белән таныштырырга туры килде. Биредә шулай ук традицион халык һөнәрчелеге эшләнмәләре: күн мозаикасы, ювелир сәнгате, каен тузыннан ясалган һәм җитеннән тукылган эшләнмәләр, милли чигү үрнәкләре, , тимерчелек эше, керамика, милли курчаклар һәм башкалар бар иде.

Мәйданның урыны кунакларның күп булачагын күздә тотып билгеләнгән : ул Марс кырында, Парижның йөрәге - Эйфель манарасына якын иде. Сәхнәдә чыгыш ясаучы бию һәм җыр коллективларының көй-моңнарына французлар бик теләп һәм дәрт белән төрле традицион бәйгеләрдә: көрәш, аркан тарту, бүрәнә өстендә капчыклар белән сугышу, капчык киеп һәм көянтә-чиләк белән йөгерү, күзләре бәйләнгән көе чүлмәк ватуда катнаштылар. Франция - күпмилләтле ил, анда чыгышлары белән Африка колонияләреннән булган кешеләр күп. Бу төрлелекне дәртле татар көйләрен ишетеп килгән туристлар тулыландырды. Шуңа күрә кунаклар составы күпмилләтле булды. Милли камыр ризыклары һәм эчемлекләр сатылучы палатка янына тезелгән озын чират татар милли кухнясының французлар күңеленә хуш килүен раслады.

Кукмара киез итек-киез комбинаты эшләнмәләре тезелгән палатка да бәйрәм кунакларында зур кызыксыну уятты. Кукмара кайда, дип сораштырдылар, бу комбинатның тарихына 150 еллык булуына шаккаттылар, продукциянең каталогын сорадылар. Әйтик, бер ир үзенең балалары һәм туганнары белән килде, сөйләшә киткәч, ачыкланды: ул чыгышы белән Екатеринбург шәһәреннән, француз кызына өйләнеп, Парижда инде егерме ел яши икән. Ул балаларына һәм туганнарына итекләрнең ни икәнен аңлатты, берничә пар киез башмаклар һәм әнисе өчен Россия турында истәлек булсын дип, сувенир итекләр сатып алды. Ватандашлары белән туган телендә сөйләшә алу мөмкинлеге аның күңелендә зур шатлык уятканы сизелде. Аралаша торгач, Париждагы Сабантуйга татарларның һәм башка кунакларның якындагы шәһәрләрдән һәм дәүләтләрдән (Брюссель, Лондон һәм башка шәһәрләр) килгәннәре ачыкланды. Ватандашларны кайда гына очратмыйсың! Бер кыз килде һәм исе китеп: "Чыннан да Кукмара итекләремени?" - дип сорады. Ул Нократ Аланыннан булып чыкты, Парижда яши һәм укый икән. Итекләр фонында фотога төшеп, ул Кукмара һәм Нократ Аланы халыкларына сәлам тапшыруыбызны сорады.

Вакыт тиз үтте, оештыручылар җыена башларга куштылар. Ике як оештыручыларның да төгәл, җай белән эшләгәннәрен билгеләп үтәсе килә. Сабантуй бит киң колач белән, күтәренке рухта үтте, ул парижлыларның хәтерендә озак сакланыр. Канәгатьлек белән шуңа инанасың: мәдәният һәм сәнгать өчен чикләр юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading