16+

Татарстанда махсус операциядә һәлак булган берничә хәрби белән хушлаштылар

22 яшьлек солдат белән хушлашу Югары Кумор авылында узган.

22 яшьлек солдат белән хушлашу Югары Кумор авылында узган.

Кукмара районы Югары Кумор авылында Украинада махсус операция барышында һәлак булган 22 яшьлек ефрейтор Иванов Егор Валентин улы белән хушлаштылар. 

Ул РФ Милли гвардия гаскәрләре Идел буе округының махсус билгеләнештәге аерым отрядының атучысы булып хезмәт иткән.

Аны соңгы юлга озатырга туганнары, якыннары, район җитәкчеләре, сугыш хәрәкәте ветераннары, авыл халкы килгән.

*** Әгерҗе районында Сарсак-Омга авылында туып-үскән 46 яшьлек мотоукчылар батальоны элемтә взводы старшинасы Сергей Гаврилов белән хушлаштылар, дип хәбәр итә район газетасы. 

Район башлыгы Азат Вәлиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин республика җитәкчелеге исеменнән һәлак булганның гаиләсенә, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән.

"Район халкы һәм җитәкчелеге исеменнән Сергей Гавриловның туганнары, якыннары, дусларының тирән кайгысын, түзеп булмаслык югалту ачысын уртаклашабыз. Бүген без барыбыз да сезнең белән кайгырабыз, әтиегез, абыегыз, дустыгызның югалту авырлыгын күтәрәбез. Аның батырлыгын һәм фидакарьлеген мәңге онытмабыз. Ул чын герой иде..."- дип билгеләп үтте алар.

Гаврилов Сергей Геннадьевич 1976 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасының Әгерҗе районы Сарсак-Омга авылында туа.

Сарсак-Омга урта мәктәбен, Иваново аграр-техник техникумын тәмамлый. Армиягә алынганчы Әгерҗе РЭСында кизү торучы электромонтер булып эшли. Армиядә хәрби хезмәт елларын 1998-2000 елларда Волгоград өлкәсендә уза.

2000 елдан башлап «Сетевая компания» АҖ Алабуга электр челтәрләрендә электромонтер булып эшли.

Үз теләге белән «Барс» отряды һәм «АЛГА» батальоны составында хезмәт итәргә алына.

ДНР һәм ЛНР территориясендә хәрби әзерлек чараларын уздыру бурычларын үтәгәндә геройларча һәлак була.

Әгерҗедә батырларча һәлак булган Сергей Гаврилов белән хушлаштылар

*** Яхшы дус, иҗади кеше һәм яхшы офицер - Владислав Сидоровның туганнары һәм дуслары аның турында шулай ди. Казанның Суворов һәм танк училищеларын тәмамлаган өлкән лейтенант 28 сентябрьдә Украинада махсус хәрби операция үткәрү барышында һәлак булган.

23 яшьлек Владислав Сидоров хәрби хәрәкәтләр башланганнан бирле Украинада, танк взводы белән җитәкчелек иткән, күрсәткән батырлыклары өчен Россия Президенты Указы белән июль аенда ук Батырлык ордены белән бүләкләнгән. 8 октябрьдә Казанда аны туганнары һәм якыннары соңгы юлга озатты.

«28 сентябрьдә безнең полклар чигенгән вакытта, артиллерия уты астында ул позициясен алыштыра, икенче якка китә. Снаряд аның машинасына эләккән», - дип сөйләгән Владислав Сидоровның хәрби операциядә катнашкан хезмәттәше.

"Иң якын дустым, сугышчан иптәшем иде. Бергә укыдык һәм 24 февральдә бергә хәрби операция зонасына эләктек. Май аенда җәрәхәтләнгәнче бергә хезмәт иттек. Яу кырында яралангач ул мине яу кырыннан тартып чыгарды, аның ярдәмендә мин исән калдым», - дип уртаклашты Владислав Сидоровның иң яхшы дусты Никита Лопырев.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading