16+

Кулбай-Морасада Кариевны искә алалар

Кариевлылар әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәменә чакыра.

Кариевлылар әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәменә чакыра.

Быел май аенда артист, режиссер, драматург, татар театрының "Сәйяр" труппасы җитәкчесе Габдулла Кариевның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан, 14 майда Нурлат районының Кулбай-Мораса авылында әдәбият һәм сәнгать бәйрәме уза. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәния министрлыгы һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар Дәүләт Яшь Тамашачы театры оештыра. Анда артистлар, язучы-шагыйрьләр катнаша.

Нурлат районына автобус 9.00 да «Әкият» (Петербург ур. 57) балалар үзәгеннән китә.

Габдулла Кариев театры Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан аның бердәнбер әсәренә нигезләнеп язылган "Артист" (Р.Зәйдулла) пьесасының премьерасы әзерләнә. Премьера - 27 майда була. Г.Кариев театры "Артист" премьерасы белән театр сезонын яба. Анда труппаның барлык артистлары катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading