16+

Кулга кул тотышып әйлән-бәйлән уйнарга мөмкин, ләкин...

Бүгенгә бездә күмәк чаралар тыелган. Быел чыршы тирәсендәге чараларны кыскартылган форматта уздырачакбыз

Бүгенгә бездә күмәк чаралар тыелган. Быел чыршы тирәсендәге чараларны кыскартылган форматта уздырачакбыз

Бер сыйныфта укучы яки балалар бакчасында бер төркемгә йөрүче балалар гына кулга-кул тотынышып, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнә ала. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Әгәр бу балалар бакчасында бер төркемдәге бәйрәм икән, кулга кул тотынышып әйлән-бәйлән уйнарга мөмкин. Бәйрәм урамда чыршы тирәсендә булган очракта, балалар бияләй яки перчатка кигәндә кулга кул тотынып уйный ала», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, бәйрәмдә төрле коллектив балалары катнашкан очракта, кулга кул тотынып әйлән-бәйлән уйнарга киңәш ителми. «Бүгенгә бездә күмәк чаралар тыелган. Быел чыршы тирәсендәге чараларны кыскартылган форматта уздырачакбыз», - диде ул.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading