16+

Кунаклар килә: шәһәребез имин булсын

Казан Башкарма комитетында «Ворлд­скиллс Казан-2019» чарасын уздыруга шәһәрнең әзерлеге буенча фикер алыштылар. Шәһәрнең террорчылыкка каршы комиссиясе киңәйтелгән утырышы башкала мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.

Кунаклар килә: шәһәребез имин булсын

Казан Башкарма комитетында «Ворлд­скиллс Казан-2019» чарасын уздыруга шәһәрнең әзерлеге буенча фикер алыштылар. Шәһәрнең террорчылыкка каршы комиссиясе киңәйтелгән утырышы башкала мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.

Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уңаеннан мәркәзебезгә кунаклар килә дә башлады инде. Димәк, транспорт инфраструктурасы, кунакханәләр әзерлеге югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Моннан тыш иминлек, туклану мәсьәләләре, шулай ук чемпионат вакытында Казанның парк зоналары һәм иҗтимагый киңлекләрдә чаралар уздыру эшләрен дә контрольдә тоту кирәк. Утырышта күтәрелгән төп мәсьәләләр дә шулар иде.

22-27 августка билгеләнгән ачылыш һәм ябылу тантанасы «Казан Арена» стадионында узса, ярышлар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә үткәрелә. Инде 16 августтан башкалабызга ярышларда катнашучылар, оештыру комитеты әгъзалары, 68 илдән һәм төбәкләрдән экспертлар, туристлар, җанатарлар килә башлый.

– Куркынычсызлык чаралары беренче урында тора, хаталар һәм ялгышлыклар булырга тиеш түгел, – дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.
Чемпионат кысаларында узачак чаралар турында Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе урынбасары, «Ворлдскиллс Казан-2019» проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде. Ул чемпионатның 56 компетенция буенча узачагын, аларда 63 илдән һәм төбәкләрдән 1355 конкурсант катнашачагын искәртте. Чемпионатта эшләү өчен 3500 волонтер җәлеп ителә, массакүләм мәгълүмат чараларыннан меңгә якын кеше аккредитация узган.

– Чемпионатның төп объекты «Казан Экспо»ның әзерлеге 16 августка, барлык ярыш мәйданчыкларын халыкара экспертларга тапшыру вакытына планлаштырылган, – дип искәртте Эмиль Гобәйдуллин. – «Казан Арена» стадионында да әзерлек эшләре тәмамланып килә. Булачак чараның операцион эшчәнлек күләме – Универсиаданыкыннан кимрәк түгел. Әлбәттә, без барлык клиент төркемнәрен дә ачык йөз белән каршы алырга, имин яшәтергә һәм шәһәребезне лаеклы тәкъдим итәргә тырышачакбыз.
Утырышта җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бу максатлар өчен Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәрләр һәм Росгвардия хезмәткәрләре төркеме формалаштырылган. «Алар инде барлык объектларда да эшли, ә 16 августта полиция хезмәткәрләре объектларны тәүлек буе саклауга керешәчәк», – дип җиткерде ул.

Катнашучыларны төп урнаштыру урыны Универсиада авылы булачак. Кунаклар анда 1 августтан ук килә башлаган инде. Күпчелек урнашу 15-19 август көннәрендә була. Бу максатларда 51 кунакханә җәлеп итү планлаштырыла.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков чарага әзерлек барышында җәмәгать транспортының барлык күчмә составы тиешле санитар-техник хәлгә китерелгән, дип ышандырды. «Пассажирларга өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә хәбәр итү тәэмин ителгән, машина йөртүчеләр һәм кондукторлар тиешле кием формасы белән комплектланган, автобус салоннарында эчке һәм тышкы яктан видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган», – диде А.Габделхаков.

Сүз уңаеннан, Чемпионат уңаеннан транспорт комитетының «кайнар элемтә»се тәүлек буе эшли торган режимга күчә: (843) 275-30-50.
– Без илнең эре туристик үзәгенә әйләндек, шуңа күрә башкала кунакларының һәм халкының иминлеген тәэмин итү – шәһәр хуҗалыгының барлык тармаклары өчен дә мөһим бурыч. Бик зур эш башкардык, зур чаралар үткәрүдә тәҗрибәбез бар. Иминлек һәм уңайлылык мәсьәләләрендә югары күрсәткечләргә ирештек. Бу юлы да без чемпионатны югары дәрәҗәдә уздыруны бергә тәэмин итәчәкбез, – дип йомгак ясады И.Метшин.

 

Гөлнара Зиннәтуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading