16+

Курчак театры җәйге ялдан чыкты

«Әкият» татар дәүләт курчак театры 14 сентябрь көнне нәни тамашачылары өчен ишекләрен ачты. Бу алар өчен юбилей елы алды сезон. Киләсе елга театр 85 еллыгын билгеләп үтә бит.

Курчак театры җәйге ялдан чыкты

«Әкият» татар дәүләт курчак театры 14 сентябрь көнне нәни тамашачылары өчен ишекләрен ачты. Бу алар өчен юбилей елы алды сезон. Киләсе елга театр 85 еллыгын билгеләп үтә бит.

Театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров сүзләренчә, быел труппа биш яңа спектакль әзерли.
-Беренче премьераны инде 18 октябрь көнне күрсәтәчәкбез. Ул Анни Шмидтның «Принцесса Крапинка» әсәре буенча куела. 13 декабрь Фәнис Яруллинның «Йолдыз тапкан кыз» әсәре сәхнәгә чыгачак. Аның инсценировкасын Ркаиль Зәйдулла әзерләде, - ди Илдус Зиннуров. 


    Балалар яратып өлгергән “Маша белән Аю” әкиятен дә үз репертуарыны керткән театр. Ләкин ул замана мультфильмына ошамаган булачак. Режиссер аны рус халык әкияте тибында музыкаль спектакль итеп әзерләмәкче. Спектакльнең премьерасы 2019 елның 29 мартында булыр дип көтелә. Яшь режиссер Рафаэль Таһиров Александр Пушкинның «Сказка о царе Салтане» әкиятенә алынган. Премьера киләсе елның җәендә көтелә.


-Татар эстрадасының күренекле җырчысы Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган оылар өчен спектакль куярга уйладык. Аның сценариясен Илгиз Зәйниев яза. Премьера киләсе елның ноябрь аенда булачак, - диде Илдус Зиннуров.
«Әкият»нең гастроль графигы да тыгыз. Быел аларны Самара, Казахстанның Актүбә шәһәрендә, Барнаулда көтәләр. 
     
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading