«Әкият» дәүләт курчак театрында Чыршы бәйрәме 20 декабрьдән башлана һәм 2017 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Театр бу аралыкта бер генә көн - 1 гыйнварда гына ял итәргә җыена.
20 декабрьгә кадәр шактый вакыт булуына карамастан, татар спектакльләренә билетлар бик аз гына калган, ә русча тамашаларга бөтенләй сатылып беткән.
- Билетлар ике көн эчендә сатылып бетте. Аның 50 проценты интернет аша сатылды, шуңа да быел артык зур чиратлар булмады», - ди театрның матбугат үзәге җитәкчесе Дилия Шаязданова.
Яңа ел программасы татар һәм рус телләрендә үткәреләчәк. Традиция буенча, ул ике өлештән тора - Чыршы тирәли интермедия һәм залдагы спектакль.
Татарча бәйрәмдә чыршы тирәли интермедиядән соң залда Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» спектакле күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар