16+

Курортта вакытта әнисе үлгән баланы өенә алып кайта алмыйлар

Кызны алырга әтисе һәм олы абыйсы барырга тиеш.

Кызны алырга әтисе һәм олы абыйсы барырга тиеш.

Чиләбедән Сочига баласы белән ял итәргә килгән хатын-кыз кисәк кенә вафат булган. Берничә көн элек әнисе үлгәч, сигез яшьлек кыз чит шәһәрдә ялгызы гына калган. Әлеге вакыйга турында «Вести» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, мәрхүмә шикәр авыруы белән чирләгән. Әнисе үлгәч, бала янында танышлары да, якыннары да булмый, аны опека органнары алып китә.

Кызны алырга әтисе һәм олы абыйсы барырга тиеш, ләкин билгеле бер кыенлыклар килеп чыккан. Хәзер бу мәсьәләләрне хәл итүдә Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер булышачак.

Сочида ялгыз калган баланы әтисе кызлыкка алган, бу ир-атның исеме баланың туу турында таныклыгына язылмаган. Шуңа күрә баланы алып кайту белән кыенлыклар килеп чыккан. Көньяк Уралда бала хокуклары буенча вәкил Евгения Майорова бу эштә ярдәм итәргә алынган.

«Без балага опека рәсмиләштерүнең бөтен маршрутын билгеләдек. Иң мөһиме, кыз тиз арада әтисе һәм абыйлары белән очрашырга тиеш. Без алар белән элемтәдә торабыз. Әлбәттә, кайгы килгән, безнең бурыч — максималь тиз арада балага гаиләсе белән очрашырга ярдәм итү», — ди Евгения Майорова.

Чиләбе өлкәсе хакимияте мәрхүмә хатын мәетен туган якка алып кайтуда төрле яклап ярдәм итәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading