16+

Курыкмыйча бәби тап: Казанда балалар бакчасы саны арта

Быел Казанда 10 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 2170 урын булдырылачак, шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 1110 урын, дип яза KZN.RU

Быел Казанда 10 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 2170 урын булдырылачак, шул исәптән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 1110 урын, дип яза KZN.RU

Татарстан башкаласында «Весна» торак комплексында 340 урынга, Завойский урамы буенча 50 урынга, Яруллин урамы буенча 120 урынга, «Волжские просторы» торак комплексында 220 урынга, Профессор Камай урамы буенча һәркайсы 220 урынга исәпләнгән ике учреждение, «Салават күпере» торак комплексында өч учреждение – икесе 260ар урынлы һәм берсе 220 урынлы, шулай ук Родина урамында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзеләчәк.

Татарстанда 2019 ел ахырына кадәр 6 мең бала өчен барлыгы 29 балалар бакчасы төзелә. Төзелешкә 5,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуларның якынча 1 млрд сумы – федераль бюджеттан субсидияләр. Балалар бакчаларын төзү ике айдан өч яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә өч меңнән артык урын һәм 3-7 яшьлек балаларны 2,9 мең урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading