16+

Квартплата квитанциясендә яңа графа: фейкмы, түгелме?

Бу көннәрдә ватсап чатларында йөри торган хәбәр халык арасында борчу тудырды. Анда сүз гыйнвар аенда коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясе турында бара.

Бу көннәрдә ватсап чатларында йөри торган хәбәр халык арасында борчу тудырды. Анда сүз гыйнвар аенда коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясе турында бара.

Имештер, квитанциянең астына беленер-беленмәс хәрефләр белән “фатирны иминиятләштерү” дигән графа куелган булачак. Аны да кертеп түләсәгез, фатирны иминиятләштерү килешүе төзегән булып чыгасыз, шуның белән өстәмә чыгымнар булачак дип кисәткәннәр. 
Бу хәбәр дөреслеккә туры киләме? Әллә чираттагы фейк кынамы дип, без моны “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк иҗтимагый күзәтү үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романовтан сорыйсы иттек. Аның әйтүенчә, моның турында бернинди дә расланган мәгълүмат юк. 
–    Шул исәптән бу хәбәрдә сылтама да, белгечләрнең аңлатмасы да юк, фейк дип карыйм мин аңа. Бернигә дә нигезләнмәгән, дөреслеккә туры килми. 1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр болай да артты. Шушы чор эчендә аны кертү максатчан да түгел, – диде Дмитрий Романов.
Исегезгә төшерәбез: 1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артты. Бу түләүләр 2023 елның 1 июленнән генә артырга тиеш иде. Әмма хөкүмәт бу срокны ярты елга иртәрәк күчерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading