16+

Кырылабыз: юл һәлакәте 450 кешенең гомерен өзгән

Татарстанда узган ел 5039 юл-транспорт һәлакәтендә 450 кешенең гомере өзелде.

Кырылабыз: юл һәлакәте 450 кешенең гомерен өзгән

Татарстанда узган ел 5039 юл-транспорт һәлакәтендә 450 кешенең гомере өзелде.

Бу коточкыч санны республиканың ­ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында әйтте.

- Узган ел 17 муниципаль районда юл-­транспорт һәлакәтләре нык артты. Кышкы чорда юлларның каралмавы аварияләр чыгуга этәрә. Азнакай һәм Кукмара районнарында кышкы чорда юлларны карау эшенә килешү әле һаман кабул ителмәгән. Теләче һәм Яшел Үзән районнары үзләрендә юл иминлеген тәэмин итү чараларына акча гомумән дә күчермәгән. Муниципаль районнардагы юл хәрәкәте иминлеге комиссияләре юньләп эшләми, - дип тәнкыйтьләде Ленар Габдерахманов.
Республика торак пунктларында юллар аша ясалган 6469 кичүнең 2380е норматив таләпләргә җавап бирми. Хәер, узган ел 1200 кичү төзекләндерелгән.

- Җәяүле юл кичүләренә битараф калырга ярамый. Транспорт чараларын идарә итүчеләр юл кичүләрендә 656 кешене бәрдерде, 23 кешене үтерде, - дип кисәтте республиканың баш автоинспекторы. - Авария­ләрнең күбесенә тизлекне сакламау сәбәпче.
Горький тимер юлының Казан төбәге буенча урынбасары Александр Черемнов сөйләгәнчә, узган ел республикадагы тимер юл кичүләрендә 12 авария теркәлгән, бер кеше үлгән.

- Чит кешеләр тимер юл хуҗалыгына кермәсеннәр, тимер юл өстендә йөрмәсеннәр иде. Тимер юл хуҗалыгына катнашы булмаган 52 кеше имгәнү алды, 31 кешенең гомере өзелде, - дип искәртте Александр Черемнов.
Татарстан буенча юлларның 173 участогы аеруча хәвефле санала, аларда аварияләр еш килеп чыга. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, юлларның хәвефле участокларын үзгәртеп төзекләндерү өчен муниципаль берәмлекләргә беркадәр акча күчереләчәк. Ләкин экономияләнгән финанс чыганаклары барлык хәвефле участокларга да җитмәячәк. Шунлыктан транспорт чарасында юлларның кискен борылышлы урыннарын «җәяүле адымы» тизлегендә генә узуың мең кат хәерлерәк булачак.

Татарстан премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика хөкүмәте комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров муниципаль берәмлекләрдәге юл хәрәкәте иминлеге комиссияләренә кыска вакыт эчендә эш планнарын булдырырга күрсәтмә бирде.

- Узган ел үлүчеләр саны аннан элеккеге ел белән чагыштырганда азрак булды, ләкин аварияләр саны артты. Аварияләр саны арта икән, димәк, үлүчеләр саны да, һичшиксез, артачак, - дип, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларына җаваплы карарга чакыр­ды Шамил Гафаров.
Татарстан узган елгы юл-транспорт авария­ләре саны буенча Россия күләмендәге «кара исемлектә» дүртенче урында тора.

Фото: ugolovka.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading