16+

Кырым шифаханәләре Санкт-Петербургтагы терактта зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә җыена

Кырым шифаханәләре Санкт-Петербург метросында терактта зыян күрүчеләрне дәвалану һәм тернәкләнү өчен үзләренә чакыра. Бу хакта Кырым башлыгы Сергей Аксенов хәбәр иткән, дип яза "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән.

Кырым башлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, Аксенов республика хөкүмәтенә зыян күрүчеләрне тернәкләндерү планын эшләргә йөкләгән. "Хәзер зыян күрүчеләргә тәгаен ярдәм мөһим, - дип белдергән Аксенов. - Кырым үз шифаханәләрендә зыян күрүчеләрне савыктырырга әзер".

Шулай ук Аксенов Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән телефон аша сөйләшкәндә кырымлылар исеменнән кайгы уртаклашуын да җиткерә. Шул ук вакытта республикада саклык чаралары да көчәйтелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading