16+

Кырым татарлары "Сабан туе"нда Татарстан артистлары катнаша

6 май көнне Кырым Республикасының Симферополь шәһәрендә кырым татарларының "Хыдырлез" милли бәйрәме узачак.

6 май көнне Кырым Республикасының Симферополь шәһәрендә кырым татарларының "Хыдырлез" милли бәйрәме узачак.

Әлеге чарада безнең республикадан Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, баянчы Айнур Моратов һәм җырчы Сөмбел Билалова катнаша. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

"Хыдырлез" Сабан туе кебек, язгы кыр эшләре тәмамланып, терлекләр көтүгә чыккач билгеләп үтелә торган бәйрәм. Ул мул уңыш, муллык һәм байлыкны гәүдәләндерә, ел саен майның беренче атнасында зурлап бәйрәм ителә. Традиция буенча, аны бөртеклеләрдә беренче башаклар пәйда булгач билгеләп үткәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading