16+

Кырымдагы комлыклар 500гә җитәчәк

Кырым Республикасы 2018 елга җиһазландырылган пляжлар санын, 2016 ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә арттырып, 500гә җиткерергә ниятлиләр.

Кырым Республикасы 2018 елга җиһазландырылган пляжлар санын, 2016 ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә арттырып, 500гә җиткерергә ниятлиләр.

Бу хакта журналистларга төбәкнең курорт һәм туризм министры Сергей Стрельбицкий хәбәр итте, дип яза ТАСС агентлыгы.
"Узган ел бездә 367 пляж эшләде. Хәзер алар - 470. Ел ахырына кадәр пляж арендасы буенча берничә бәйге үткәрелер һәм аларның саны 500гә җитәр дип уйлыйм", - диде министр. Аның сүзләренчә, быелгы сезон узган елгыдан җиһазландырылган пляжлар саны арту белән аерылып тора.
Шулай ук ул Кырымда ел башыннан 750 мең турист булганлыгы хәбәр ителә. Элегрәк Кырымга юлламаларны бронь белән алу бик актив бармаган.

"Июнь һәм июльдә хәл тамырдан үзгәрер дип өметләнәбез. Бүген Төркия курорт сезонына үз бәяләрен игълан итте һәм алар Кырымга караганда күпкә югары", - дип белдерде Стрельбицкий.

Кырымда пляжлар дәвалану, балалар өчен һәм гомуми төргә бүленә.
2016 елда Кырымда 5,6 миллионлап, ә 2015 елда - 4,6 миллион чамасы кеше ял иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading