16+

Кырымдагы ял Төркиядәгедән арзанрак булачак

29 мая 2017, 07:04
1044
0
0
Уку өчен 2 минут

Курорт сезонының актив өлешендә Төркиядә ял итүнең бәяләре, Кырым курортларында булганнарына караганда, югарырак булачак. Бу хакта Кырымның курортлар һәм туризм министры Сергей Стрельбицкий белдерде, дип яза Татар-информ.

"Бүген Төркия инде сезонның актив өлешенә үз бәяләрен хәбәр итте, һәм алар, Кырымдагыга караганда, югарырак", - дип белдергән Стрельбицкий.

Министр ассызыклап киткәнчә, соңгы мәгълүматлар буенча, Кырым инде 750 туристны кабул иткән.

"Без 2016 ел белән адымга-адым барабыз. Алдан броньлау бездә бик үк актив узмады, моны танырга кирәк. Әмма июнь һәм июльдә вәзгыять тамырдан үзгәрәчәк дип ышанабыз", - ди Стрельбицкий.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading