16+

Кырым күперендә шартлаган йөк машинасы йөртүчесенең Казандагы йортында тентүләр узган

Әлеге ир берничә ел элек Татарстаннан Краснодарга күченеп киткән. 

Әлеге ир берничә ел элек Татарстаннан Краснодарга күченеп киткән. 

Кырым күперендә йөк машинасы шартлагач, хокук сакчылары оператив рәвештә машина йөртүченең шәхесен ачыклаган. Ул Краснодарда яшәгән. Аның фатирында тентүләр үткәрелгән. Шулай ук оператив чаралар кайчандыр ул яшәгән Казанның микрорайоннарының берсендәге шәхси йортта да узган, биредә ир озак еллар дәвамында яшәгән. Татарстан башкаласыннан ул берничә ел элек күченеп киткән. Кайбер мәгълүматлар буенча, хәзер аның Казандагы өендә әтисе яши.

Билгеле булганча, Кырым күперендә шартлаган йөк машинасы йөртүче яшелчә сату белән шөгыльләнгән.

Искәртеп узабыз, Кырым күперендәге гадәттән тыш хәл 8 октябрьдә иртәнге алтыда килеп чыккан. Шартлаган йөк машинасы Керчька таба юнәлгән. Каза аркасында, өч кеше һәлак булган, автомобиль күперенең ике ягына зыянк килгән, ягулык салынган тимер юл цистерналарына ут капкан. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерелә.
Кырым күперендә шартлаган йөк машинасы хуҗасы дип атаган ир-ат белән видеоны бастырган. Ул үзенең әлеге хәлгә катнашы юклыгы турында белдерде. 
«Мин, Самир Юсубов, Кырым күперендә булган хәлгә бернинди дә катнашым юк», — ди ир-ат видеода.

Ул аңлатканча, йөк машинасын аның абыйсы (әтисенең туганнан туган абыйсы) — Махир Юсубов йөрткән. «Гомер буе йөк ташулар белән шөгыльләнә, заказларны интернет аша кабул итә. Кайчак нинди товар булганын да белми», — дигән Юсубов.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading