16+

Кырымга пилотсыз очкыч һөҗүм аркасында бер яшүсмер кыз һәлак булган

Кырымның төньяк-көнбатышындагы торак пунктка Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычы һөҗүм итә. Бу хакта республика башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте.

Кырымның төньяк-көнбатышындагы торак пунктка Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычы һөҗүм итә. Бу хакта республика башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, пәнҗешәмбе иртәсендә Украина Кораллы Көчләре җибәргән пилотсыз аппарат дүрт административ бинага зыян китергән. Һәлакәт урынында хәзер ашыгыч хезмәтләр эшли.

«Кызганычка каршы, яшүсмер кыз һәлак булды. Гаиләсенең олы кайгысын уртаклашам. Һәлак булган кызның гаиләсенә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк»,-дип язган Аксенов үзенең Телеграм каналында.

Исегезгә төшерәбез, 18 июль төнендә һава һөҗүменә каршы оборона һәм радиоэлектрон көрәш көчләре Кырымның көнчыгышында Украин пилотсыз аппаратлары һөҗүмен каршы тора алды. 28 дрон бәреп төшерелгән. Ул төнне беркем дә зыян күрмәгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading