16+

Кырыну өчен гель савытында-телефон

Татарстанда төзәтү колониясенә кырыну өчен махсус гельдә телефон кертергә тырышканнар.

Татарстанда төзәтү колониясенә кырыну өчен махсус гельдә телефон кертергә тырышканнар.

Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төзәтү колониясенә кәрәзле телефон кертергә теләүчеләрнең кырын гамәленә чик куелган.
Беренче очракта 4нче тикшерү изоляторы хезмәткәрләре полицейскийлар белән берлектә кулга алынган хатын-кыз өчен җибәрелгән посылкадагы джинсада дару төймәләре табып ала. Алар экспертизага җибәрелгән, ул дару төймәләренең наркотик булуын ачыклаган.

Шулай ук тыелган әйберләрне хөкем ителүчеләрнең берсенә 10нчы төзәтү колониясендә тапшырырга маташтылар. Посылкада телефон яшеренгән бритья өчен гельле баллончик табылган.
Казанның 10 нче номерлы төзәтү колониясенә кәрәзле телефон кертергә теләгәннәр. Әлеге "хәбәрләшү коралы" кырыну өчен махсус гель савыты эченә яшерелгән була. Бу уңайдан тикшерү эше кузгатылган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading