16+

Кыш китәргә ашыкмый: салкыннар тагын булачак!

Киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгендә -10, -15 градуска кадәр суытыр дип көтелә.

Киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгендә -10, -15 градуска кадәр суытыр дип көтелә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакинга сылтама белән хәбәр итә.

Метеоролог сүзләренчә, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температура -20, -25 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Көчле салкыннар пәнҗешәмбегә кадәр дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте ул.

«Февральнең икенче яртысы өчен бу – аномаль салкыннар», - диде Варакин. «19 февральдә салкыннар чигенеп, температураның терекөмеш баганасы югарыга омтылачак», - дип өстәде ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанга аномаль җылы көннәр киләчәге, тиздән аны янә салкыннар алыштырачагы хакында хәбәр иткән иде. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading