16+

Кыш көне коронавирус беркая китми, арта гына (яңа статистика)

Узган тәүлектә 51 кешедә коронавирус табылган.

Узган тәүлектә 51 кешедә коронавирус табылган.

Кыш көне коронавирус беркая китми, ул бар һәм булачак.

Чирдән саклану өчен спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, витаминнар эчәргә, җылы киенергә һәм битлектән йөрергә кирәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина халыкка шундый киңәшләрен бирде. 

Коронавирусның чигенмәвен узган тәүлектә теркәлгән коронавирус йоктыручыларның саны раслый. Аларның саны 51. 12 кеше авырудан дәваланган. 4 кеше вирусны читтән алып кайткан. 47 кеше авыру белән контактта булган. 

– Ялдан кайтучыларда коронавирус табылу очраклары барысы 40ка җитте. Шуларның берсе – балада. 15 кеше чирне Краснодар краеннан, 10сы – Кырымнан, 14е – Төркиядән, 1се – Ставрополь краеннан. Узган тәүлектә аэропортта 49 һава судносыннан 5 824 пассажир һәм экипаж члены тикшерелде, – дип сөйләде спикер матбугат очрашуында.

29 мәктәптә 690 бала укудан читләштерелгән. 27 мәктәп – Казанныкылар, 1се – Лениногорскиныкы һәм 1се – Чаллы мәктәбе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading